«Кайнар линия» телефоны эше

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хәбәр итә, баланың гаиләгә һәм гаилә элемтәләренә хокукын гамәлгә ашыру өлкәсендәге системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, әлеге мәсьәләләр буенча гражданнарга консультация ярдәме күрсәтү максаты белән эш планына ярашлы төстә, 2019 елның 22 мартында 9 дан 16 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Аппаратында 8 (843) 236-61-26, 236-61-24, 236-61-49 телефоннары буенча “кайнар линия” эше оештырыла.

“Кайнар линия” телефоны эше кысаларында гаиләдәге имин булмаган хәлгә, аны булдырмау буенча профилактик чараларга, ятим балалар һәм ата-аналар каравыннан мәхрүм балалар хокукларын саклауга кагылучы сорауларны бирергә була.

“Кайнар линия” телефоны эшендә Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Аппараты, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын саклау буенча Республика комиссиясе вәкилләрекатнашу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International