Михаил Афанасьев «Бердәм Россия»партиясенең Татарстан бүлеге сәяси советы Президиумында катнашты

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Чистайда республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә «Единой Россия»нең Татарстан бүлеге сәяси советы Президиумының күчмә утырышы үтте. Анда Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев та катнашты.

Утырышта катнашучылар Татарстан республикасында партиянең 12 милли проектын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар. Милли проектлар өстенлекле юнәлешләрдә тормышка ашырыла: демография, сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлекне яклау, кече һәм урта эшмәкәрлек, халыкара кооперация һәм экспорт, куркынычсыз һәм сыйфатлы машина юллары, санлы икътисад, мәдәният, экология, торак һәм шәһәр мохите. Аларны тормышка ашыру 2024 елга кадәр планлаштырыла.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International