Тәрәзә төбендә бакча

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз карамактагылары белән берлектә «Огород на подоконнике» акциясе оештырды. Тәрәзә төбендә елның теләсә кайсы вакытында үз кулларың белән матур бакча ясарга була. Бүлмәдәге мини-бакча өчен иң гади яшел тәмләткеч – кресс-салат, укроп, базилик һәм суган. Миниатюр бакча кышын кухняны бизи, ә экологик чиста тәмләткечләрне ашларга һәм салатларга салырга була. Мондый хобби бик мавыктыргыч, ә аның тиз үсеп чыгуы киләчәктә тәҗрибәләргә рухландыра һәм күп вакыт алмый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International