Дуслык һәм аңлашу дәресе

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Кичә Татарстанның халыклар дуслыгы йорты вәкилләре 1 гимназиянең һәм 2 мәктәпнең 6-8 сыйныф укучылары өчен шундый дәрес үткәрделәр, анда укучылар төрле милләт кешеләре арасында яхшы күршелек мөнәсәбәтләренең мөһимлеге турында белделәр.

Мондый дәрес безнең районда беренче тапкыр үткәрелә. Укучыларга сәламләү сүзе белән Халыклар дуслыгы йорты директоры Шәрипов Ирек Илдус улы мөрзҗәгать итте, кабул итүче яктан залдагыларның барысын да районның мәгариф идарәсе начальнигы Шәрипова Гөлнара Хәкимулла кызы сәламләде.

Дәрес турле милли һәм социаль төркемнәр вәкилләре арасында мөнәсәбәтләр турында фильмнар караудан башланды.

Дәресне алып баручы Вакилова Анжелика Россиянең иң күпмилләтле ил булуын билгеләде. Татарстан Республикасында 170тән артык милләт кешеләре яши. Лаеш районы территориясендә 2010 елдан башлап Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге эшләп килә. Районда 27 милләт вәкиле яши.

Фильмнар караганнан соң дәресне алып баручы укучыларны интерактив сораштыру үткәрде, алар актив төстә җавап бирделәр, фикер алыштылар, милләтара мөнәсәбәтләрне яхшырту буенча үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен белдерделәр. Иң актив укучылар Халыклар дуслыгы йортыннан истәлекле бүләкләр – футболкалар һәм флешкалар алдылар, ә педагогларга «Лица России. XXI век» альбомнары тапшырдылар.

Дәрес Халыклар дуслыгы йорты коллективы көче белән әзерләнгән концерт белән төгәлләнде.

Укучылар дәрестән уңай кәеф белән киттеләр, чөнки алар иң мөһимен, бары тынычлыкта һәм аңлашуда, бер-берең белән дуслыкта, әйләнә-тирәдәге кешеләрнең хөрмәтен тоеп яшәгәндә генә уңышлы һәм бәхетле кеше булырга мөмкин икәнен аңладылар.

Ахырдан артистлар белән истәлеккә селфи ясадылар.

Никонорова Л.А., “ТРның рус милли-мәдәни берләшмәсе” иҗтимагый оешмасының район бүлеге җитәкчесе урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International