Кичә составында район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Александр Портнов һәм ДЮСШ директоры Дмитрий Окунев булган Лаеш районы делегациясе Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясендә булды. Монда администрация вәкилләре вузның Лаеш районыннан чыккан студентлары белән очрашты. Хәзер академиядә мондыйлар 30 кеше.
Моннан алдан делегация өчен вуз буйлап экскурсия үткәрделәр, аннан соң алар академияректоры Йосыф Якубов белән очраштылар, анда академия белән Лаеш районының үзара мөнәсәбәтләре турында фикер алыштылар. Очрашуда Михаил Фадеев район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән студентларны сәламләде һәм яшьләрне социаль яклауның төрле дәүләт һәм муниципаль программалары, яшь белгечләрне эшкә урнаштыру һәм алар белән үзара мөнәсәбәттә тору турында сөйләде. Лаешлы студентлар район җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте