Һәр елны 21 мартта шигърият көне билгеләп үтелә. Сокуры авылы китапханәчесе Дебердеева Индира Романовна үзенең укучылары өчен шигъри кәеф көне әзерләде һәм үткәрде. Башта кунаклар бәйрәм тарихы белән таныштылар. Аннан соң китапханәдә рус классиклары А.Пушкин, М.Лермонтов, И.Анненский, С.Есенин, М.Исаковский, О.Берггольц, М.Цветаева, А.Дементьев, В.Высоцкий, Э.Асадов, Л.Рубальская шигырьләре яңгырады. Һәм, әлбәттә, җирле шагыйрь Тимашев Геннадий Александровичны искә алдылар. Ул генерал-майор, Казан Хәрби Югары Команда танк училищесы начальнигы. Аның шигырьләре белән «И устроил я жизнь не по чину…» шәгырьләр җыентыгыннан таныштылар. Автор шигырьләрендә үз тормышының хезмәте, 90нчы елларның сәяси вакыйгалары белән бәйле төрле аспектларын колачлый, шулай ук табигать, мәхәббәт һәм дуслык турында яза. Аның шигырьләре гади һәм аңлаешлы тел белән язылган, җиңел һәм иркен укыла. Бәйрәм кунаклары көнкүреш мәшәкатьләреннән, тормыш прозасыннан арындылар һәм шигърият дөньясына күмелделәр. Бу чарага китапханәдә бер жанрлы «Серебряный перезвон» китап күргәзмәсе оештырылды.