Хезмәт кешеләре: Лаеш районыннан атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Бүген безнең үзләренең һәр көнлек хезмәте белән мактау һәм хөрмәт казанган гади кешеләр турында язучы “Хезмәт кешеләре” рубрикасы герое - авыл хуҗалыгы тармагында 40 елга якын эшләүче Козлов Петр Андреевич.

Ул 1960 елның 6 июлендә ТАССРның Лаеш районы Урта Девятово авылында туа. Үзенең хезмәт юлын 1975 елда эшче булып туган районының «Россия» совхозында башлый, Лаеш СПТУын тракторист юнәлеше буенча тәмамлый һәм туган совхозында эшләвен дәвам итә.

Беренче көннәрдән үк ул үзен җаваплы, хезмәт сөючән, максатына ирешүчән үзенә бирелгән техникага сакчыл караучы белгеч итеп күрсәтә. Ел саен ул еллык йөкләмәне арттырып үти, бу ягулык-майлау материалларын янга калдырырга мөмкинлек бирә. 

Хуҗалык механизаторлары арасында Петр Козлов үзгәрмәс лидер һәм лаеклы үрнәк булып санала. 2006 елда ул Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 2015 елда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамотасын ала.

Озак еллар намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгы техникасыннан файдалануда югары күрсәткечләргә ирешүе өчен Козлов Петр Андреевич “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” исеменә лаек булды.

 

Белешмә өчен:

«Урта Девятово» ҖЧҖ – районның иң яхшы хуҗалыкларының берсе. Бөртекле һәм кузаклы культуралары үстерү белән шөгыльләнә. Елдан-ел югарырак уңыш ала. Моның нигезе агротехник чараларны башкаруның срокларын үтәү, минераль ашламаларны нәтиҗәле куллану һәм уңыш җыюны үз вакытында төгәлләү. Бөртеклеләр уңышы елдан-ел арта, монда Петр Козловның да өлеше зур. Аның осталыгы һәм профессионаллыгы аркасында хуҗалыкта авыл хуҗалыгы техникасы паркы яхшы хәлдә тотыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International