Музейның серле дөньясы

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

20 мартта, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее “Лаеш муниципаль районының мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге” ГАУСОда булды.

Музей хезмәткәрләре балаларны Лаеш ягы тарихы, безнең районның һәм шәһәрнең авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм хезмәт күрсәтүче предприятиеләре эшчәнлеге белән таныштырдылар. Балаларга Лаеш районы территориясендә үткәрелүче археологик казулар, музей экспозициясендәге табылган предметлар турында сөйләделәр һәм «Я – юный археолог» осталык сәгате үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International