Яз бәйрәме Нәүрүз

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Дөньяда үзенең аерым бәйрәме булмаган халык юк. Бәйрәм үзенә һәр халыкның гореф-гадәтләре, йолалары, традицияләре үзенчәлекләрен ала.

Бүген, 21 мартта, язгы көн белән төн тигезлеге көнендә, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда Лаешның “Березка” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен “Нәүрүз” яз бәйрәме булды.

Бәйрәмдә балалар күңел ачтылар, уйнадылар, Капельканың табышмакларына җавап таптылар, Яз белән биеделәр, конкурсларда катнаштылар. Чара азагында алар игелек, тынычлык һәм бәхет билгесе итеп Кояшка үзләренең “кояшчыклар”ын бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International