Аның беренче дәресләре СССР Герое А.П.Малышев исемендәге Столбище урта мәктәбендә үтте.
Чарада Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, РКБ баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, медицина профилактикасының республика үзәгенең баш табибы Римма Садыйкова, ДРКБ баш табибы урынбасары Альмира Мостафаева, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге начальнигы Жанна Соркина, Казан дәүләт медицина университеты проректоры Алексей Шулаев катнашты.
«Здоровое будущее» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия төбәкләрендә «Здоровое питание - активное долголетие» бөтенроссия социаль акциясе һәм «Лидер» конкурсы үтә, аның координаторы РФ Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Геннадий Онищенко. Татарстанда бүгенге көндә төбәк штабы составы формалаштырылган, аңа ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзорның ТР идарәсе вәкилләре керә.
Фотографияләр һәм флешмоб күргәзмәсе презентациясеннән соң кунаклар Столбище мәктәбенең актлар залына үттеләр. Алар укучыларны сәламләделәр һәм аларны акциядә һәм конкурста актив катнашырга чакырдылар, моннан бәя биргесез тәҗрибә һәм белемнәр алуларын теләделәр.
Сәхнәдә СССР Герое Б.К.Кузнецов исемендәге Лаеш мәктәбенең «Секреты дружного класса» республика конкурсының абсолют җиңүчеләре булган ата-аналар комитеты һәм кечкенә пешекчеләр коллективы чыгыш ясады.
Алга таба Римма Садыйкова, Альмира Мостафаева һәм Алексей Шулаев 9-11 сыйныфларда «Здоровое питание - активное долголетие» бөтенроссия акциясе дәресләре үткәрделәр һәм шуның белән бөтен республика буенча акциягә старт бирделәр.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте