Мәшгульлек үзәге тарафыннан Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге аша эшсез гражданнарның шәхси эшләре тикшерелде. Эшсезлек буенча пособиене алдау юлы белән алуның бер факты ачыкланды. Эшсез граждан бюджетка 15 мең сумнан артык акча кайтарырга тиеш. Пособиене алдау юлы белән алган өчен җинаять җаваплылыгы да яный (РФ җинаять кодексының 159.2 маддәсе).