22-23 мартта Мамадыш шәһәрендә «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы булды, анда Татарстанның Мамадыш, Питрәч, Лаеш һәм Балык Бистәсе районнарыннан сәләтле балалар катнашты. Безнең делегацияне район мәдәният бүлеге начальнигы Илнур Гайниев җитәкләде. «Созвездие-Йолдызлык»ның зона этабы гала-концертын Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова карады.
Фестиваль йомгаклары буенча, Лаеш районы бик яхшы күрсәткечләргә иреште: алты беренче урын, ике икенче урын, өч өченче урын һәм бер махсус приз. 14-18 апрельдә Казанда үтәчәк фестиваль суперфиналына барлыгы 12 номер үтте.
Алар арасында:
- «Хореография» номинациясендә – Пәрәү авылыннан «Алтын канатлар» ансамбле һәм Лаеш шәһәренең Балалар сәнгать мәктәбеннән «Все сначала» коллективы;
- «Вокал» номинациясендә – Имәнкискәдән Алим Мухаметзянов, Никольский авылыннан Самат Евграфов, Олы Кабан авылыннан Богдан Дмитриев һәм Рамазан Сафиуллин, Комлы Ковалидан Дарья Бушуева, Лаеш шәһәреннән Полина Алешина һәм Зәлия Фәттахова;
- «Конферанс» номинациясендә – Олы Кабан авылыннан Регина Сухарева, Рамазан Сафиуллин иһәмАрина Трофимова.
Без балаларны искиткеч күрсәткечләре белән котлыйбыз һәм «Созвездие-Йолдызлык - 2019» фестиваленең суперфиналында уңышлар телибез!
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте