Хәрби пенсионерлар өчен икенче пенсия турында

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Көч ведомстволары линиясе буенча пенсиягә чыккач, күп кенә хәрби хезмәткәрләр гражданлык оешмаларында хезмәт эшчәнлеген дәвам итәләр. Бу очракта хәрби пенсионерлар мәҗбүри пенсия иминияте системасында катнаша һәм гомум билгеләнгән таләпләрне үтәгәндә Россия Пенсия фонды линиясе буенча иминият пенсиясен алырга хокуклы. Барыннан да элек, сүз пенсия яшенә җитү турында бара. 2019 елның беренче яртыеллыгында ел башыннан үз көченә кергән закон үзгәрешләренең күчеш нигезләмәләре нигезендә ир-атлар өчен пенсия яше 60,5 ел һәм хатын-кызлар өчен 55,5 ел дәрәҗәсендә билгеләнгән. Элеккеге кебек үк, 2019 елда пенсия билгеләү өчен стаж һәм пенсия баллары буенча минималь таләпләрне үтәү зарур. Быел пенсиягә хокук 10 ел стаж һәм 16,2 пенсия балы бирә.

Бу шартларның барысын да үтәгәндә хәрби хезмәткәрләр Россия Федерациясенең барлык гражданнары белән беррәттән иминият пенсиясен алырга хокуклы. Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, закон нигезендә, әлеге категориядәге гражданнарның иминият пенсиясе билгеләнгән түләүне исәпкә алмыйча билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International