«Книга – тайна, книга – клад, книга – лучший друг ребят» квест-уены

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Язгы каникул көннәрендә Балалар һәм яшьләр китабы атнасын билегәп үтү яхшы гадәткә әйләнде. Аның максаты - балалар әдәбиятының иң яхшы әсәрләрен популярлаштыру. Атна кысаларында Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан “Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче мәктәбенең 2 “б” сыйныфы укучылары өчен «Книга – тайна, книга – клад, книга – лучший друг ребят» квест-уены үткәрелде. Чара кысаларында балалар бәйрәм тарихы белән таныштылар. Мәкерле Пират белән бергә балалар Китап хәзинәләре утравына онытылмаслык сәяхәт ясадылар. Барлык авырлыкларга карамастан, балалар барлык биремнәрне үтәделәр һәм Китап хәзинәләре утравына илтүче могҗизалы юл күренде. Бу юл буенча алар утрауга  каршылыкларсыз барып җиттеләр һәм хәзинәләр  белән сандыкны таптылар. Ә бу сандыкның хәзинәсе китаплар булып чыкты. Чөнки китаплар – ул төп хәзинә, алардан без күп кенә яңа, кызыклы һәм файдалы әйбер беләбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International