Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музееның ишекләре язгы каникулда мәктәп укучылары өчен «Весенняя капель» программасы белән ачылды.
26 мартта, каникул көннәрендә ялларын төрләндерү өчен Лаешның 3нче мәктәбе укучылары килде. Балаларны Яз каршы алды, Лаеш ягы тарихы белән җәлеп итте. Тамчылар тавышы астында балаларны синьора Капелька белән бәйрәмчә күңел ачу программасы көтә иде.
Конкурс һәм викториналарда катнашып, балалар барлык биремнәрне дә үтәделәр, үзләренең белемнәрен, сәләтләрен, оригиналлыкларын күрсәттеләр. Укучылар «Уничтожаем мусор», «Один дома» уеннарында катнашып, табигатьтә, өйдә үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерделәр.
Ахырда, чарада катнашучыларның барысы да дәртле бию биеделәр, зур кәнагатьлек һәм күп кенә уңай эмоцияләр алдылар.