24 мартта гәдәттәгечә Бөтендөнья туберкулез белән көрәш көне үткәрелә. 2019 елда Бөтендөнья туберкулез белән көрәш көне «Пора действовать» девизы астында үткәрелә.
2018 елда Татарстан Республикасында туберкулезның 1154 яңа очрагы теркәлгәнгән. Бөгелмә районында – 64 яңа очрак.
Туберкулез белән көрәшнең төп ысулларының берсе – халык арасында туберкулезны иртә ачыклау – өлкәннәрне флюрографик тикшерү һәм балаларда туберкулинодиагностика үткәрү. Туберкулезны иртә стадияләрдә ачыклау үз вакытында дәвалау мөмкинлеге бирә, мөмкин булган катлаулануларны һәм авыру рецедивларын киметә, тирә-яктагылар туберкулезының яңа очраклары килеп чыгу куркынычын азайта.
Туберкулезга тикшеренү үтү шәһәрнең медицина оешмаларында бушлай. Без сезне үз сәламәтлегегез һәм үз балаларыгыз сәламәтлеге турында уйланырга һәм туберкулезга тикшеренү үтәргә чакырабыз.