Бүген, Лаеш район Советында кешеләр күпләп була торган урыннар һәм Лаеш районында террорчылык актларын кисәтү буенча оператив төркемнәр җитәкчеләрен чакырып, террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән уртак утырышы булды. Утырышта катнаштылар: Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы урынбасары А.М.Галеев. Россия УФСИН УИИ ФКУның Лаеш районы филиалы начальнигы Р.А.Зәкиева, "Управление вневедомственной охраны войск национальной гвардии Российской Федерации по Республике Татарстан” ФГКУның Лаеш районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча үтәүче И.А.Чистяков, Александровка авыл җирлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы И.А.Бандурова, Атабай авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Хәлилова, Лаеш муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, комиссия секретаре Ф.М.Сакаева. Утырышта иминлек, шулай ук терроризм идеологияләренә иярергә мөмкин булган затлар категорияләре белән профилактик эш үткәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шул исәптән элек җаваплылыкка тартылган һәм эшләгән җинаятьләре өчен җәза үтәүчеләрне социаль адаптацияләү чараларын эченә алучы чараларны да кертеп, һәм терроритстлык юнәлешендәге һәм районга даими яшәү өчен килгәннәрне дә исәпкә алып. Лаеш муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, комиссия секретаре Ф.М.Сакаева район АТКсы тарафыннан каралучы мәсьәләләрнең әзерлеге сыйфаты, алар буенча кабул ителүче карарлар һәм аны күтәрү чаралары турында сөйләде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте