«Кайда үлем белән сату итүләрен хәбәр ит” Бөтенроссия наркотикларга каршы акция

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

“Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан «Дорогою добра» отряды волонтерлары белән бергә «Сообщи, где торгуют смертью» Бөтенроссия наркотикларга каршы акция үткәрелде.

Әлеге акция халыкның киң катламын наркотикларның законсыз әйләнешенә һәм аларны медицинадан тыш куллануга каршы торуда катнашуына җәлеп итү өчен үткәрелә. Волонтерлар һәм бүлек белгечләре чираттагы мәртәбә наркоманиянең кеше организмын, психикасын, социаль тормышын җимерүче каты авыру.

Әлеге акция чорында махсус билгеләнгән телефон линияләре һәм  “ышаныч телефоннары” буенча барлык теләүчеләр Россия буенча наркотиклар тарату фактлары турында мәгълүмат хәбәр итә, наркоманияне дәвалау һәм наркотик кулланучыларны тернәкләндерү мәсьәләләре буенча консультация һәм квалификацияле ярдәм ала алалар.

“Ышаныч Телефоннары” номерлары һәм акциия турында башка өстәмә мәгълүмат Лаеш шәһәре урамнарында һәр теләгән кешегә таратылган буклетлар һәм брошюраларда урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International