Балалар һәм яшьләр китабы атнасы кысаларында Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге” ГАУСОдагы балалар өчен Россиядә театр елына багышланган «…А имя королю – ТЕАТР» театральләштерү элементлары белән әдәби бәйрәм үткәрделәр. Чара кысаларында балалар театр дөньясының күпкырлылыгы һәм сихрилеге турында күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белеп кенә калмадылар, ә актёр, режиссер, сценарист һәм башкалар ролендә үзләренең иҗади сәләтләрен ачтылар. Бәйрәмнең төп геройлары Комедия һәм Трагедия белән бергә балалар А.Л.Бартоның «Наша Таня громко плачет…» шигырен йорт хайваннары телендә сөйләделәр, сәхнә пластикасына һәм актерлык осталыгына өйрәнделәр, үз сәләтләрен икенче пландагы актерлар сыйфатында сынадылар, театральтабышмакларга җавап таптылар һәм әдәби әсәрләр геройлары гамәлләре үрнәгендә театрда үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алыштылар.
Театр елына китапханәнең уку залында «Волшебный мир театра» китап күргәзмәсе оештырылган.