Яшьләре һәм (яки) сәламәтлек торышына бәйле төстә тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль тәэмин итә алмаучы гражданнарны ачыклау максатыннан Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге ел саен үткәрелә торган ялгыз яки ялгыз яшәүче 70 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге гражданнарның өйләренә (квартирларына) йөри, моны Үзәк хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр газ хезмәте һәм МЧС вәкилләре белән бергә башкаралар.
Аерым игътибар газ җайланмалары һәм мичләре, электр җайланмаларының техник торышына, янгын турында хәбәр итүче автоном приборлар эшенә бирелә. Әңгәмәләр барышында өлкән кешеләргә янгын куркынычсызлыгы һәм алдакчылар турында белешмәлекләр тапшырыла.