28 мартта безнең бакчада өлкән төркем “Күбәләк” һәм аларның әти-әниләре катнашында "Мы изучаем БДД" чарасы оештырылды. Чарада шулай ук “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУның әйдәүче белгече Зәйнуллина Гөлшат Айрат кызы да катнашты. Әти-әниләр һәм балалар ике командага бүленделәр һәм гади булмаган сынаулар белән очраштылыр. Хәйләкәр Светофор ЮХИ кагыйдәләрен белү буенча табышмаклары, пазллар җыю, ЮХИ турында мәкальләр белү, шулай ук башка сынаулар белән аптырашта калдырды. Командалар биремнәрне яхшы башкарып чыктылар. Ахырда Гөлшат Айратовна балаларга “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУдан бүләкләр тапшырды.