Бар шундый бер бәйрәм, аны бөтен җирдә дә киң колач белән билгеләп үтелми, әмма аны олылар да, кечеләр дә белә.
Бүген, 29 мартта, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда олы яшьтәге кешеләр өчен 1 апрель – Көлке көненә багышланган «Смех – дело серьёзное» дип аталган “җитди булмаган” чара үтте.
Бәйрәм тамашачлары юмористик фильм - «И кому я такая достанусь?» әкиятен “төшерүдә” катнаштылар.
«Актёрлар» көтелмәгән талант күрсәттеләр: образларын үзгәрттеләр, шаярттылар, залга дәртле, шатлыклы һәм шаян кәеф бирделәр.