Лаешта мәктәп укучылары арасында мини-футбол буенча ярышлар төгәлләнде

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Язгы каникул көннәрендә 25еннән 29 мартка кадәр Лаеш шәһәрендә район укучылары арасында мини-футбол буенча район ярышлары үтте. Турнир инде гадәтигә әйләнде һәм елдан-ел анда күбрәк командалар катнаша.

Уеннарда түбәндәге мәктәпләр командалары катнашты: Лаешның 2нче һәм 3нче, 25 Октябрь исемендәге поселок, Нармонк, Габишево, Комлы Ковали, Столбище, Сокуры, Олы Кабан – 200 гә якын катнашучы.   

Ярышлар барышында урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

- 2004-2005 елгы яшь төркемендә

Столбище мәктәбе - 1 урын, Лаешның №2 мәктәбе  - 2 урын,

Нармонка мәктәбе – 3 урын.

- 2003 елгы яшь төркемендә

Лаешның №2 мәктәбе – 1 урын, Столбище мәктәбе  – 2 урын, Лаешның №3 мәктәбе – 3 урын.

- 2006-2007  елгы яшьтөркемендә

Нармонка мәктәбе – 1 урын,

Комлы Ковали мәктәбе – 2 урын, Сокуры мәктәбе  – 3 урын.

- 2008-2009  елгы яшь төркемендә

Столбище мәктәбе – 1 урын, Лаешның №2 мәктәбе – 2 урын,

Сокуры мәктәбе  – 3 урын.

- 2010  елгы яшь төркемендә

Олы Кабан мәктәбе – 1 урын, Габишево мәктәбе – 2 урын, Лаешның №2 мәктәбе – 3 урын.

Ярышларның җиңүчеләре һәм призерлары кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International