Татарстан Республикасына өч көнлек эш визиты белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы делегациясе килде, аның җитәкчесе – доктор Али Рашид Аль Науйми.
“Казан” халыкара аэропортына төшү белән, анда аларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды, делегация Олы Кабан авылына юнәлде. Монда аларны Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров һәм район мөхтәсибе Равгат хазрат Гатауллин каршы алдылар.
Аерым алганда, кунаклар “Һава” мәчетендә булдылар. Мөселман храмы белән экскурсияне имам-хатыйб Рәшит Вильданов үткәрде. Алар мәчеттә бергәләп намаз укыдылар, аннан соң аларны чәй өстәле көтә иде.
Республикага визит кысаларында кунаклар ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән очрашу үткәрергә, Болгар ислам академиясендә һәм Казан (Идел буе) федераль университетында булырга планлаштыралар.
Доктор Али Рашид Аль Нуайми БГӘнең шактый дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларына, шулай ук составына БГӘ керүче халыкара оешмаларга җитәкчелек итә. 2019 елның февралендә Бөтендөнья ислам берләшмәләре советы Мәскәүдә ислам мәдәниятен, фәнне һәм мәгарифне яклау Фонды белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Хезмәттәшлекнең бер юнәлеше – Болгар ислам академиясе үсешенә ярдәм итү.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте