«Яшь өметләр 2019»

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Казанда йөзү буенча «Юные Надежды 2019» ачык Республика ярышлары ачылуга 500гә якын катнашучы җыелды. «Акчарлак» бассейны юлларында 29 һәм 30 мартта медальләр өчен 2007-2008 елгы спортчылар көрәште. Бу турнир популярлаша бара һәм Бөтенроссия ярышына әйләнергә ышандыра, чөнки анда Ижевск, Пермь, Йошкар-Ола, Сарапул, Воткинск, Ульяновск, Казан, Яр Чаллы, Яңа Чишмә, Яшел Үзән, Алабуга, Балык Бистәсе һәм Татарстанның башка районнарыннан йөзүчеләр катнашты. Лаеш районын тренер Гельм Евгения тәрбияләнүчеләре тәкъдим итте. Беренче көнне Коровина Вера, Бегаева Марина, Башкиров Петр, Граф Эдгард һәм Галиаскаров Ясон 200 метрлы мәҗбүри дистанциядә комплекслы йөзүне йөзделәр. Икенче көнне 100 метрны брасс белән, аркада һәм ирекле стильдә йөзделәр.

Мондый дәрәҗәдәге ярышта КДЮСШ тәрбияләнүчеләре беренче тапкыр чыгыш ясадылар һәм урыннар алмадылар, әмма аларның ярышларда катнашырга теләкләре зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International