Һөнәр сайлау – һәрбер яшь кеше алдында торучы җитди адымнарның берсе.
Үзәк китапханә тарафыннан «Радуга профессий» һөнәр сайлау дәресе үткәрелде, ул төрле һөнәрләргә һәм хезмәт кешеләренә багышланган, чөнки 2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителгән
Чараның максаты үсмерләрнең эшче һөнәрләр турындагы күзаллавын киңәйтү, хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру, укучыларны һөнәрләр турында мәгълүмат эзләүгә, һөнәрне аңлы рәвештә сайлауга этәрү. Аннан соң укучылар викторина соруларына җавап бирделәр. Соңыннан ЛТЭТ укытучысы аларның уку йортында алырга мөмкин булган һөнәрләр турында сөйләде.
Чара барышында мәшгульлек үзәге белгече балаларга тест үтәргә тәкъдим ясады, ул аларга теге яки бу һөнәрне сайлаганда көчле һәм йомшак якларын ачыкларга ярдәм итте. Барлык катнашучылар нәтиҗәләр белән килештеләр. Аларның куелган проблемага бик кыю һәм кызыклы фикерләре хөрмәткә лаек иде. Дискуссия бик кызыклы һәм продуктив үтте.