2 апрельдә Татарстан Республикасында хәбәр итү системасын тикшерү үткәреләчәк

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Гражданлык оборонасы идарәсенең техник системаларын һәм халыкка нинди дә булса куркыныч турында хәбәр итү системаларын даими әзерлек халәтендә тоту максатында, шулай ук алда торган язгы су басу һәм җәйге янгын куркынычы булган чорга хәбәр итү системаларын әзерләү өчен Татарстан Республикасында 2 апрельдә телдән хәбәр итүнең төбәк, җирле һәм локаль системалары, шул исәптән халыкка гадәттән тыш хәл килеп чыкканлыгы яки чыгарга мөмкинлеге куркынычы турында экстрен хәбәр итүнең комплекслы системасы тикшереләчәк.     

2019 елның 2 апрелендә Казанда һәм муниципаль районнарда мәгълүмат бирүнең төрле чаралары тикшереләчәк.

Шуның белән бергә, 2019 елның 2 апрелендә 9.30 дан 10.30 сәгатькә кадәр Казан шәһәрендә куркыныч булган эре сәнәгать объектларында ЕДДС аша хәбәр итүнең локаль системаларын автомат режимда  эшләтү оештырылачак.

Россия МЧСның Татарстан Республикасы баш идарәсе тынычлык сакларга һәм телдән сөйләү хәбәрләрен игътибар белән тыңларга чакыра.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International