Бер юл — өч халык: Татарстанда Лаеш районында турмаршрут өчен исем сайладылар

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Татарстанда Лаеш районында туристик маршрут өчен исем сайладылар. Бу турыда журналистлар белән очрашуда ТРның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов игълан итте.

«Лаеш буенча турмаршрут шундый исем алды — «Одна дорога — три народа», — дип хәбәр итте ТРның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе.

Лаешта турмаршрутның  иң яхшы исеменә конкурс 1 марттан 29 ына кадәр үтте. Аны ТР ның туризм буенча Дәүләт комитеты ярдәмендә «Центр развития туризма Республики Татарстан» АНО һәм Лаеш районы администрациясе оештырды.

Узган ай дәвамында оештыручылар турмаршрут исемнәре белән 108 гариза кабул иттеләр. Шуннан соң эксперт комиссиясе биш иң яхшы исемне сайлап алды һәм җиңүчене  билгеләде, диде Иванов.

Җиңүче бар гаиләсе өчен Лаеш районында этник маршрут буенча тур (анда трансфер һәм туклану кертелгән) һәм Visit Tatarstan туристик брендыннан кыйммәтле бүләкләр алачак.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International