Музей язы -2019

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Ел саен үткәрелә торган «Музейная весна Татарстана» музейара акция кысаларында, бүген, 2 апрельдә, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее хезмәткәрләре “Лаеш шәһәренең 1нче гимназиясе” МБОУның беренче сыйныф укучылары өчен Көлке көненә багышланган «День - Ерундень» дип аталган күчмә чара оештырдылар.

Чара шәһәребез музейларының музей серләре белән танышудан башланды. Балалар күңелле тарихлар тыңладылар, биеделәр, көлкеле биремнәр башкардылар, хәрәкәтчән уеннарда һәм конкурсларда ярыштылар.

Ахарда балалар, бер-берсенә шатлык, бәхетле елмаюлар һәм яхшы кәеф биреп, «Улыбка» җырын җырладылар. «Музейная весна Татарстана -2019» музейара акция 7 апрельгә кадәр дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International