ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы товар җитештерүчеләргә искәртә, дәүләт ярдәме акчаларын алу өчен 30 кг д.в./га уңыш җыелганлыгын документаль төстә расларга кирәк. Әлеге ярдәм чарасы 2019 елның 1 маена кадәр озайтылды. Субсидияләр максатчан билгеләнешле, ягъни аларны бары тик ашламалар алуга гына тотарга мөмкин. Ашлама төрен һәм аны китереп бирүчеләрне сайлау авыл хуҗалыгы берләшмәләренең үзләреннән тора. Агымдагы елда гектарга 70 кг дан артык гамәлдәге матдә туплау бурычы куелган. Шуңа күрә күрсәткечләре түбән булган районнарга активлашырга кирәк. Республика буенча гомумән алганда 27 мартка 111 мең тоннадан артык гамәлдәге матдә минераль ашлама сатып алынган яки бер гектар чәчүлеккә 38,8 кг гамәлдәге матдә туры килә. Соңгы мәгълүматлар буенча лидерлар арасында Зәй, Тәтеш, Әтнә һәм Нурлат районнары бар. Саба, Сарман, Тукай, Балтач, Кукмара, Мөслим, Арча һәм Актаныш районнарында да күрсәткечләр яхшы. Башка районнарга бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк.
Ашламалар уңдырышлылыкны арттырып кына калмый, корылыкка нәтиҗәле каршы торырга, шулай ук авыл хуҗалыгы культураларының сыйфатын яхшыртырга да мөмкинлек бирә.
2019 елның уңышы өчен минераль ашламалар туплау буенча мәгълүмат белән тулырак безнең рәсми сайтта Оперативная информация бүлегендә танышырга була.