Бүген ЗАГС бүлеге начальнигы Лаешның 2нче мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән никах һәм гаилә мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча ачык дәрес үткәрде. Педагог-психолог Татьяна Викторовна Нохратская җитәкчелегендә укучылар мәгълүматны кызыксынып һәм игътибар белән тыңладылар. Дәрес барышында алар гаилә һәм балаларга кагылышлы сораулар бирделәр. Ә азактан укучыларга үзләренең туу турында акт язмалары белән танышу мөмкинлеге бирелде. Шулай ук укучыларның үзләре катнашында никах теркәү тантанасының инсценировкасы үткәрелде.