Район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев аппарат киңәшмәсе үткәрде

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Район Советының зур залында район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев рәислегендә авыл җирлекләре башлыклары, районның хакимият органнары һәм тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре белән аппарат киңәшмәсе үтте.

Отчет чорда оператив хәл турында Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Радик Егоров доклад ясады.

Район башкарма комитетының ЗАГС бүлегенең 2018 елдагы эш нәтиҗәләре белән бүлек начальнигы Мария Бурцева таныштырды.

Санитар-экологик икеайлыкны үткәрү барышы турында район башкарма комитетының төзелеш һәм ТКХ бүлеге начальнигы Олег Емелин сөйләде.

«Бизнес-брейк» проекты кысаларында «Биосфера Фиш» ЧҖҖ генераль директоры Игорь Абдрахманов чыгыш ясады. Ул Егорьево авыл җирлеге территориясендә урнашкан, республикада бердәнбер балык үрчетү комплексы эшчәнлеге турында сөйләде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International