Лаешта район Советының XXVIII сессиясе булды

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Район Советының зур залында район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова рәислегендә Лаеш районының XXVIII сессиясе үтте.

Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Лаеш муниципаль районы буенча иҗтимагый ярдәмчесенең 2018 елдагы эшчәнлеге һәм район территориясендә кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре саклану турында омбудсменның иҗтимагый ярдәмчесе Анатолий Королев сөйләде.

Район башкарма комитетының юридик бүлеге начальнигы Зарина Каюмова көн тәртибенә ике мәсьәлә чыгарды:

- Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының муниципаль милкенә караган, канәгатьләнерлек хәлдә булмаган мәдәни мирас объектларына карата ташламалы аренда түләвен һәм аның күләмен билгеләү турында Кагыйдә хакында;

- Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативларын әзерләү, раслау тәртибе турында Кагыйдәне раслау һәм аларга үзгәрешләр кертү хакында.

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү проектын әзерләү һәм Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Орел авыл җирлеге генераль планына үзгәрешләр кертү проектын әзерләү турында район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Дамир Хисмәтов сөйләде

Барлык мәсьәләләр буенча район Советы депутатлары карарлар кабул иттеләр.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International