Бүген Лаеш шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Емелин Василий Сергеевич 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны бу истәлекле дата белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров, социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Сюнина һәм район ветераннар Советы рәисе Рашат Булатов килде. Илнар Хантимеров юбилярга РФ Президенты Владимир Путиннан открытка, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевтан открытка, акчалата ярдәм һәм бүләкләр тапшырды, аңа нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек, тирә-юньдәгеләрнең яратуын һәм кайгыртуын теләде.
Емелин Василий Сергеевич 1929 елның 3 апрелендә Лаеш районы Тетеево авылында гади крестьян гаиләсендә туа.
Хезмәт эшчәнлеген Бөек Ватан сугышы елларында Лаеш районы Тетеево авылы “Спартак” колхозында башлый. Василий Сергеевич Лаеш леспромхозында, аннан соң МТСта эшли. Гомуми хезмәт стажы – 40 елдан артык.
Хатыны Емелина Лидия Ильинична белән алар ике бала: ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр.
Василий Сергеевич алты оныгы һәм ун оныкчыгының яраткан бабасы.
Хезмәттәге уңышлары өчен ул юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте