«Здоровье – это стиль жизни!» күргәзмә-чакыру

2019 елның 5 апреле, җомга

Халык: «Здоровье сгубишь – новое не купишь!», ди, чөнки сәламәтлек – ул һәр кеше тормышында иң кадерле кыйммәт.

Үзәк балалар китапханәсе әбунәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә «Здоровье – это стиль жизни!» күргәзмә-чакыру оештырылган. Ә бу стильгә туры килү өчен һәр кешегә балачактан үз туклануын дөрес оештырырга, спорт белән шөгыльләнергә, шәхси гигиена, хезмәт режимы һәм ял кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Гомумән, безнең организмны ныгыта торган бар нәрсәне эшләргә.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән К.И.Чуковский, В.Коростылёв, М.Лиф хикәяләре, шулай ук матур иллюстрацияле энциклопедияләр аңлаешлы һәм мавыктыргыч формада яшь укучыларга ни өчен файдалы продуктлар белән туклануның, иртәләрен зарядка ясауның, тешләрне чистарту һәм үз вакытында йокларга ятуның мөһимлеген төшендерә.

Бу китапларны укып, һәр бала, һичшиксез, шундый фикергә киләчәк: бәхетле тормыш итү өчен сәламәтлекне сакларга кирәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International