«Здоровым быть – долго жить!» — халыкта күптәннән шулай әйтәләр. Моңа каршы килеп булмый. Сәламәтлек – табигать кешегә бирә торган иң кыйммәтле бүләк. Ни өчен соң без аны сакламыйбыз? Бу һәм сәламәтлекне профилактикалауга һәм сәламәт яшәү рәвешенә кагылучы башка сорауларга җавапны Үзәк китапханә күргәзмәсендә алырга була, ул Бөтендөнья сәламәтлек көненә оештырылган. Монда дөрес туклану режимы, физкультура һәм спорт, организмны ныгыту ысулы турында әдәбият тәкъдим ителгән.
Безнең сәламәтлек бәя биреп бетергесез. Сәламәтлек – авырулар булмау гына түгел, ә безнең күңел торышы да. Шуңа күрә тән белән җан берлегенә ирешүне, үз-үзең һәм башкалар белән аңлашу табуны телибез. Сәламәт булыгыз!