Район башлыгы язгы кыр эшләргә әзерлек белән танышты

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Язгы кыр эшләренә әзерлек кысаларында, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев «Волжская» агрофирмасын карады. Аны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Владимир Симанов һәм идарә белгечләре, район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Олег Портнов, Лаеш шәһәре башкарма комитеты Рәис Нургалиев һәм агрофирма директоры Илнур Шәйхразиев озатып йөрде.

Михаил Афанасьев предприятиенең машина-трактор паркында һәм терлекчелек  комплексында булды.

Белгечләр техниканың язгы кыр эшләренә тулысынча әзерлеген, орлыклар һәм ашламаларның тулы күләмдә тупланганлыгын хәбәр иттеләр. «Волжская» агрофирмасында ике сыер абзары реконструкцияләнә, тиздән яңа саву җайланмасы эшли башлаячак. Илнур Шәйхразиев терлекчелек комплексын .стерү буенча планнары белән дә уртаклашты.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International