Ел саен апрель башында Халыкара кошлар көне үткәрелә. «Одуванчик» балалар бакчасының әзерлек төркеме балалары Габишево авылы китапханәсенә чакырылды, алар «Крылатые соседи» телдән журналын тыңларга һәм канатлы дусларыбызны сәламләргә тиешләр иде. Журналныд беренче бүлеге кошлар көнен бәйрәм итү тарихына багышланган. Икенчесе балаларны кошлар тормышыннан кызыклы фактлар, аларның үзләрен тотуы турында, яшәгән урыннары турында белделәр. Өченче бүлек «Птицы перелетные и зимующие» дип атала. Алга таба балалар кошлар турында табышмакларга җавап таптылар, кош тавышлары тыңладылар һәм аның кайсы кошныкы икәнен белергә тырыштылар. «Птицы России» презентациясен карадылар. Алдагы «Птицы – герои книг» бүлегендә аларга кошлар турында хикәя һәм әкиятләрне искә төшерергә тәкъдим ителде. Тәнәфесләрдә «Летит – не летит», «Совушка» хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, «Десять птичек – стайка» бармаклар гимнастикасын үтәделәр, кечкенә үрдәкләр биюен биеделәр. Балалар китапханәчеләргә бүләк әзерләгәннәр - «В лесу» сценкасын күрсәттеләр. Материалны ныгыту өчен «Птичьи вопросы» викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Экологик журналның соңгы бите кошларны сакларга һәм кайгыртырга кирәклеген искәртте.
Лаеш шәһәре муниципаль берәмлегенең Үзәк китапханәсе