«В путь - дорогу собирайся, за здоровьем отправляйся!» сәламәтлек дәресе

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Бөтендөнья сәламәтлек көненә Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Лаешның 1 гимназиясенең 3 сыйныфы укучылары өчен «В путь-дорогу собирайся, за здоровьем отправляйся!» сәламәтлек дәресе үткәрделәр. Дәрескә балалар янына Маша һәм Доктор Пилюлькин килде. Чара кысаларында балалар танып-белү-уен формасында сәламәт яшәү рәвешенең төп нигезләре белән таныштылар. Дәрес барышында доктор Пилюлькин укучыларга шәхси гигиена кагыйдәләре, чыныгу, физик күнегүләр, көн тәртибе, дөрес туклану, кеше тормышында витаминнарның файдасы һәм башкалар турында сөйләде. Алган белемнәрен ныгыту өчен Маша балалар белән төрле уеннар һәм физкультминутлар үткәрде.

Чара азагында балалар кеше сәламәтлегенең бары тик аның үзеннән генә торуы турындагы фикергә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International