4-5 майда Татарстан башкаласында Ак Барс Банк Казан марафоны-2019 булачак, аның кысаларында чараның оештыру комитеты Татарстан Республикасының иң яхшы йөгерүче муниципаль берәмлеге исеменә конкурс үткәрү турында игълан итте. Ярышлар йомгаклары буенча республиканың өч районында универсаль спорт мөйданчыклары төзиячәкләр.
Конкурс лидерлары муниципаль берәмлектә яшәүчеләр саны белән Казан марафонында теркәлгән катнашучылар санының процент бәйләнешен ачыклау юлы белән билгеләнәчәк. Конкурста беренче өч урынны алучы лидерлар район территориясендә түбәндәгеләрне төзү хокукы алалар:
1 урын – мини-футбол кыры;
2 урын – волейбол-баскетбол мәйданчыгы;
3 урын –спорт тренажерлары белән мәйданчык.
Катнашучылар санын исәпләү чараның электрон системасы аша башкарылачак, ә районнар рейтингы атна саен марафонның рәсми социаль челтәрләрендә урнаштырылачак.
Катнашу өчен теркәлү һәм расписание, турнир үзенчәлекләре һәм форматы турында өстәмә мәгълүматны Казан марафонының www.kazanmarathon.org рәсми сайтында алырга була.