Өлкән кешеләр бик иртә эшкә сәләтлелекләрен һәм үз-үзләренә хезмәт күрсәтү мөмкинлеген югалталар. Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре өлкән кешеләргә эшкә сәләтлелек күнекмәләрен сакларга ярдәм итәргә тырышалар һәм шуңа күрә үз эшләрендә гарденотерапия кебек инновацион технологияне кулланалар. Гарденотерапия – ул үсемлекләр белән эшкә кушылу, мәсәлән, язгы чорда рассада үстерү.
Практика күрсәткәнчә, өлкән кешеләр үсемлекләрне бик теләп үстерәләр аларны яхшы карыйлар. Әлеге инновацион технологияне куллану олы яшьтәгеләрнең кирәкле эшләрне эшләү белән бәйле эмоциональ кәефен күтәрергә ярдәм итә һәм психик яктан тынычландыра.