ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: Минераль ашламалар кертү һәм туфракны сугару синергетик нәтиҗә бирә

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Бу турыда 8 апрельдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә үткән киңәшмәдә әйтелде. Очрашуның темасы Татарстан Республикасы хуҗалыкларында сугару исәбенә азык культураларын эшкәртүнең нәтиҗәлелеген күтәрү булды. Киңәшмәдә шулай ук министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов, «Татмелиоводхоз» идарәсе ФГБУ директоры Марс Хисмәтуллин, КДАУ профессоры Фаик Софиоллин, хуҗалыклар вәкилләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Марс Хисмәтуллин ТРда мелиорация программасын тормышка ашыру нәтиҗәләре һәм сугарылучы җир эшкәртүне киләчәктә үстерү перспективалары турында сөйләде.

Шуны әйтергә кирәк, Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә мелиорация буенча чыгымнарның бер өлешен кире кайтару буенча дәүләт ярдәме каралган:

  1. Су белән тәэмин итү системалары төзү, реконструкцияләү һәм скважиналар бурауга җитештерү чыгымнарының 90 %ы күләмендә.
  2. Су сибү системасы техникасы һәм насос-көч җайланмасы сатып алуга – бәясенең 70%ы күләмендә.
  3. Сугарылучы һәм киптерелүче җирләр булдыру һәм реконструкцияләүгә – җитештерү чыгымнарының  50%ы.

 

Татарстан Республикасы шартларында азык культураларын сугару белән эшкәртү технологиясе үзенчәлекләре турында Фаик Софиоллин сөйләде.

Киңәшмәгә чакырылган сугарылучы мәйданнарда азык үстерүче хуҗалык вәкилләре эшкәртүнең практик тәҗрибәсе белән һәм агымдагы елга планнары уртаклаштылар.

Чара азагында Илдус Габдрахманов минераль ашламаларның файдасы нәкъ менә сугарылучы җирләрдә яхшы булуын билгеләде. Моңа бәйле төстә методик тәкъдимнәр эшләргә һәм сугарылучы мәйданнар белән эшләүче хуҗалыклар белгечләре өчен махсуслаштырылган укыту үткәрергә карар кабул иттеләр. Хуҗалыкларның үзләренә авыл хуҗалыгы культураларын урнаштыру һәм тукландыру карталарын әзерләргә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International