Татарстан эшмәкәре россиялеләрне борай белән тәэмин итәргә уйлаган

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Һәр атнада без авылда үз эшен ачкан кешеләр, гаилә фермалары һәм аякларында нык торучы яшь эшмәкәрләр турында язабыз. Шундый кешеләрнең берсе – Марат Фәсхиев, Татарстанда онытылган орлык культурасы – борайны яңартучы кеше.

Аның сүзләре буенча, борайны сайлау очраклы булмаган – эшмәкәр әлеге авыл хуҗалыгы культурасын балачактан ук белгән һәм яраткан.

Моннан тыш, борай сәламәтлек өчен файдалы һәм гипоаллерген, анда протеин бодайдагыдан, ә аксым тавык йомыркасыннан күбрәк.

Булачак эшмәкәр Балык Бистәсендә туган, ә югары белемне Татарстан башкаласында алган. Язмыш аны Буа районына китергән. “Борай – бик файдалы продукт. Без XXI гасырда яшибез, һәм кешеләр экологик чиста ризык ашарга тиеш. Борай тыштан бернәрсә дә – ни пестицидлар, ни ашламалар кабул итми. Хәзер сәламәт туклану модада”, - ди Марат Фәсхиев.

Бизнесмен эш башлауның авыр булуын, ләкин хәзер предприятиенең аягында нык торуын искәртә. Марат Фәсхиев аның заводында Бары Буа районы кешеләре генә эшләвен һәм лаеклы хезмәт хакы алуын горурланып билгели.

Эшмәкәр чималны бар Россиядән кайтара. Аларның төп сатып алучылары Түбән Новгород, Новосибирск һәм Мәскәү. Шул ук вакытта Казанга җитештерелгән продукциянең бары 7-10 %ы гына җибәрелә”, - ди Марат Фәсхиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International