Атларның татар токымын сатып алу һәм асрауга субсидия алырга була

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Бу турыда бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елның беренче кварталындагы эшенә йомгак ясаганда хәбәр иттеләр. Чара министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә үтте. Киңәшмәдә шулай ук терлекчелек буенча консультантлар, муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекцион-токым хезмәтләре начальниклары, «Главное государственное сельскохозяйственное управление племенным делом в животноводстве Минсельхозпрода РТ» ДКУ белгечләре, кайбер авыл хуҗалыгы оешмалары белгечләре катнашты.

Үз чыгышында Нәҗип Хаҗиев игътибарны сөт һәм ит җитештерү мәсьәләләренә юнәлтте. Авыл хуҗалыгы берләшмәләре тарафыннан агымдагы елның гыйнварында 317 мең тонна сөт (узган елгының 103%ы) һәм 98,7 мең тонна ит (2018 елдагының 102 %ы).  

Министр урынбасары шулай ук атларның тарихи татар токымын яңарту кирәклегенә игътибар итте. Бу максатлар өчен республикада аларны сатып алу һәм асрауга субсидияләр каралган. Атларның тарихи токымын яңарту өчен атлар сатып алуга тотылган чыгымнарның бер өлешен кире кайтаруга бирелүче субсидия күләме 60% тәшкил итә. Субсидия татар токымлы атларны үрчетүне саклаганда ел саен бирелә. Һәр ат башына токымлы  булулары турында таныклык яки паспорт булу шулай ук субсидия бирү шарты булып тора.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International