Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Поддержка начинающих фермеров в Республике Татарстан на 2017 – 2020 годы» ведомство Программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларының конкурс сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итүне игълан итте.
Гаризалар һәм документлар кабул итү Министрлык тарафыннан түбәндәге адрес буенча башкарыла: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 йорт, 3 кат, 307 кабинет.
Документлар һәм гаризалар 2019 елның 10 апреленнән 13 маена кадәр эш көннәрендә 8дән 12 сәгатькә һәм 13тән 17 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары турында мәгълүмат http://agro.tatarstan.ru/rus/konkurs-2019-3483837.htm сылтамасы буенча урнаштырылган. ссылтамасы
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте