Аерым алганда, ул Кече Елга авылында «Мираторг» АПХ мәйданчыгында һәм Зарипов Г.Б. КФХда булды. Аны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Владимир Симанов озатып йөрде.
Узган ел бу җирлек территориясендә «Мираторг» эре агросәнәгать холдингы эшли башлады. Компания элекке дуңгыз комплексын сатып алды һәм бүген монда масштаблы реконструкция бара, аның соңгы нәтиҗәсе 3000 бар мөгезле эре терлеккә исәпләнгән терлекчелек комплексы булачак.
Михаил Афанасьев проектны гамәлгә ашыру барышы белән танышты һәм холдинг вәкилләре белән аралашты.
Аннан соң район башлыгы Зарипов Г.Б. КФХда булды, анда алда торган чәчү эшләренә кагылучы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте