ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыкларыннан конкурс сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итүне игълан итә

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы (алга таба - Министрлык) крестьян (фермер) хуҗалыкларыннан «Поддержка начинающих фермеров в Республике Татарстан на 2017 – 2020 годы» ведомство Программасында катнашу өчен конкурс сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү игълан итә.

Конкурс сайлап алуда катнашу өчен гаризалар бирү урыны һәм сроклары

 

Гаризалар һәм документлар кабул итү Министрлык тарафыннан түбәндәге адрес буенча башкарыла: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 йорт, 3 кат, 307 кабинет.

Документлар һәм гаризалар 2019 елның 10 апреленнән 13 маена кадәр кабул ителә.

Кабул итү эш көннәрендә 8дән 12 сәгатькә һәм 13тән 17 сәгатькә кадәр башкарыла.

Конкурс комиссиясенең крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыкларын чакыру белән крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу буенча утырышы гаризалар һәм документлар кабул итү тәмамланганнан соң алтынчыдан уникенче эш көненә кадәр Министрлыкта түбәндәге адрес буенча үтә: Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 йорт.

Конкурс предметы

Грантлар баш саны һәм терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясе җитештерү күләме буенча проектланган егәрлек шартларында бүленә:

Сөтчелек фермалары, мөгезле эре терлек симертү фермалары, дуңгыз фермалары, сарык, савым кәҗәләре үрчетү фермалары, ит юнәлешендәге кошчылык фермалары, йомырка юнәлешендәге кошчылык фермалары, яшькошлар үстерү буенча кошчылык фермалары, ат фермалары, куян фермалары, гөмбәчелек, бәрәңге үстерү, ачык грунтта яшелчәчелек, ябык грунтта яшелчәчелек, орлык һәм кузаклы, азык культуралары җитештерү, җиләк-җимеш культуралары үстерү.  

Грант алучы тарафыннан грант түбәндәгеләргә тотылырга мөмкин:

авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән җир участоклары алуга, җитештерү һәм склад биналары төзү (реконструкцияләү) өчен проект документлары эшләүгә, авыл хуҗалыгы терлекләрен асрау, авыл хуҗалыгы продукциясен, җитештерү, саклау эшкәртү өчен кирәк булган сатып алу, җитештерү, төзү, ремонтлау һәм үзгәртеп коруга, шулай ук аларны теркәүгә; юллар төзүгә, терлекчелек биналарын электр, су, газ, җылылык челтәренә кушуга, авыл хуҗалыгы терлекләре, техникасы, орлыклар, ашламалар һәм башкалар сатып алуга.   

Элемтә телефоны: (843)  221 76 85; факс (843) 221 76 54.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International