Ювелир эшләнмәләрне алыштыру һәм кире кайтару.

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Тиешле сыйфатлы ювелир эшләнмәләрен болай гына кире кайтарып булмый.

Законга ярашлы төстә, ювелир эшләнмәләр белән сәүдә итү законда каралган критерийларга туры килергә тиеш.

Ә товар кирәкле сыйфатта булмаса, нишләргә?

Бу очракта кыйммәтле ташлардан ясалган эшләнмәләрне кире кайтару өчен билгеләнгән гамәлләрнең билгеле бер тәртибе бар. Аларга түбәндәгеләр карый: эшләнмәне сатучыга кире кайтару өчен махсус гариза тутырырга кирәк; гаризага эшләнмәнең нәкъ шушы сатучыда сатып алынганлыгын раслаучы касса яки товар чегын кушып бирергә; эшләнмәнең биркасы сакланырга һәм эшләнмә белән бергә бирелергә тиеш; сатучы эшләнмәне, гаризаны һәм аңа өстәлгән документларны экспертизага җибәрә; сатучы өчен уңай нәтиҗә булса, аңа эшләнмә өчен түләнгән акчалары кире кайтарыла.

Сыйфатлы ювелир продукциясе кыйммәтле рәхәтлек булып тора. Шуңа күрә һәр кулланучы үз хокукларын белергә һәм ашыгып кабул ителгән карарның аңа кыйммәткә төшәргә мөмкинлеген белергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International