Үзәк китапханәдә кызыклы, иҗади кеше - Лаеш районы Комлы Ковали авылында яшәүче Соловьёв Вячеслав Анатольевич белән дусларча очрашу үтте. Ул агачтан эшләнмәләр ясый, җырлый, шигырьләр яза. Кызыклы кешеләр белән очрашулар уйланырга мәҗбүр итә, бәя биргесез тәҗрибә бирә. Һәр кеше тормышында төрле һөнәрләр һәм фикерләр кешеләре арасында кызыклы кешеләр очрый. Алар безнең өчен күрелмәгән дөньяны ачалар, күнеккән әйберләргә һәм күренешләргә яңача карарга мәҗбүр итәләр.
Как хорошо, когда есть увлеченье
И места нет тоске в душе твоей
Лишь есть одно, огромное стремленье
Создать мечту, и растворится в ней…
Китапханә укучылары искиткеч кеше белән танышу мөмкинлеге алды. Ул кызыклы әңгәмәдәш, тыйнак, ачык күңелле, ягымлы кеше.
Кунак белән аралашканда укучылар аның дөньясына чумдылар, аның тормышының кызыклы фактларын, ә иң мөһиме – аның фикерләрен белделәр.
Чара барышында Вячеслав Анатольевич, шулай ук чакырылган кунаклар башкаруында шигырьләр һәм җырлар яңгырады.
Очрашуда катнашучылар әлеге кеше бклән аралашудан зур канәгатьлек алдылар.