«Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмә үзәгендә (МВЦ) Россия венчур форумы булды. Чараны рәсми ачу тантанасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников, инновацияләргә ярдәм итү Фонды генераль директоры киңәшчесе Иван Бортник, РФ икътисади үсеш министрлыгының стратегик үсеш һәм инновацияләр Департаменты директоры Артем Шадрин һәм башкалар катнашында үтте.
Кунаклар инновацион компанияләр экспозицияләрен карадылар, аннан соң МВЦ конференц-залында форумның пленар утырышы узды.Анда шулай ук Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев та катнашты.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте